Районда 461 сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирә
Сарман районында 43 сайлау участогының барысы да, сәгать 8 тулуга, ишекләрен ачтылар. Күбесендә халык, аларның ачылганын да көтмичә, иртә итеп килгән иде. Участокларда аларны якты йөз, дәртле биюләр, кайнар коймак һәм чәй белән каршыладылар.
Районда 27852 сайлаучы бар. Аларның 461е бүген беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Җәлил бистәсеннән Динар Кәримов, Петровка...